Бу чара балаларга әлеге мөһим символның әһәмиятен җиткерүне, аның тарихы һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы роле белән таныштыруны максат итеп куйды. Георгий тасмасы - ул декоратив элемент кына түгел,ә батырлык турындагы хәтер символы.
Укучылар Георгий тасмасының барлыкка килү тарихы, аңа лаек булган сугышчыларның батырлыклары һәм бу символга сакчыл карау кирәклеге турында белделәр. Балалар Георгий тасмасын йөртү кагыйдәләре белән таныштылар.
Георгий тасмасы-бизәк кенә түгел,ә төрле буыннарны берләштерүче бердәмлек һәм рух көче символы.