6 нчы май көнне Казан шәһәрендә “Сугыш балалар күзлегеннән” дигән республикакүләм очерклар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең районнан 4 укучы призер дипломына лаек булды: Хаҗиев Дамир һәм Махубрахманов Раил (Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары Хузина М.Р., Ашрафзянова Г.А.), Газизова Айсылу (Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы, укытучысы Хәсәнова В.Ш.), Шәйдуллин Ильяс (2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы, укытучысы Гарифуллина А.Ф. )