"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә СВОда һәлак булган якташыбыз, физкультура укытучысы Рөстәм Рафаэлевич Нәбиуллинның истәлеген мәңгеләштерделәр. Мемориаль такта ачылышында Рөстәм Рафаэлевичның әти-әнисе, гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре катнашты. Һәлак булган сугышчының әти-әнисе, аның хәзерге вакытта хәрби-һава көчләре зонасында хезмәт итүче укучысы, Сарман районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гараева, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Р.Н. Давлетзянов, мәгариф бүлеге начальнигы Г.Т. Исмагилова, мәктәп директоры Р.Г. Ахметбаева һәм анда булган кунаклар гаиләгә ярдәм сүзләрен белдерделәр һәлак булган сугышчыны искә алып, Рөстәм Рафаэлевич батырлыгын хөрмәтләделәр