«Лилия» балалар бакчасы базасында «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!» муниципаль шигырь укучылар бәйгесе узды

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Җиңү көне  алдыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар   «Лилия» балалар бакчасында шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга җыелдылар.  Чара Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланды һәм чын шигърият һәм патриотизм бәйрәменә  әверелде.Бәйгедә районыбызның 7 балалар бакчасыннан 25 бала катнашты. 

 Яшь шигырь сөйләүчеләр сугыш еллары   батырларына   һәм корбаннарына багышланган шигырьләрне зур хис һәм сәнгатьлелек белән сөйләделәр. Балалар бәйгегә  зур әзерлек белән килгәннәр. Һәр чыгыш  илебез тарихына карата ихласлык һәм ихтирам белән тулы иде. Бәйгене  компетентлы жюри бәяләде, ул  сәнгатьле сөйләүне, әсәрнең мәгънәсен һәм аның кәефен дә исәпкә алды.

 Мондый чаралар балаларга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный, аларга үз илләренең тарихын яхшырак белергә һәм буыннар бәйләнешен тоярга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International