"Җиңү юллары" Бөтенроссия акциясе.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Җиңү юллары»Бөтенроссия патриотик акциясе старт ала!
Бу - Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклауга, патриотизм тәрбияләүгә һәм яшьләр арасында тарихи белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән масштаблы проект. Акция барышында 4 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар. "Движение Первых" һәм ЮИД катнашучылары Александр Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасыннан «Сугыш турында» өзек укыдылар. Акция балигъ булмаганнарга законга буйсынучанлык тәрбияләү, бурыч һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларын үстерү, аларның активистларының Бөек Җиңү тарихы буенча белемнәрен киңәйтү максатларында үткәрелде.