9 Май-Җиңү, тынычлык, хәтер бәйрәме. Бүген 5 нче МБББУ « Әкият»тә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иртәнге бәйрәм узды.Анда өлкән төркем тәрбияләнүчеләре катнашты. Бәйрәм бик тантаналы һәм истә калырлык булды. Чара программасына сугыш турында җырлар, шигырьләр һәм биюләр кертелде. Залдагылар барысы да һәлак булган сугыш геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар сугыш турында, солдатларның һәм гади кешеләрнең тылдагы батырлыклары, тарихыбызның иң фаҗигале битләре турында бик күп белделәр.
Барыгызны да якты хәтер көне, якынлашып килүче бәйрәм, Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Саф күк йөзе, якты кояш, тынычлык, шатлык һәм бәхет!!!