Буген, 7 май көнне Ләке авыл җирлегендә Җиңү көненең 80 еллыгына карата митинг үтте. Бәйрәмдә район вәкиле-Ләке авыл җирлеге Советы депутаты Ризатдинов Рамил Риф улы, авыл җирлеге хезмәткәрләре, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Айбагыр” керәшен балалар ансамбле, авыл халкы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Антонов Юрий Григорьевич бәйрәм белән тәбрикләде. Ризатдинов Рамил Рифович матур теләкләр юллады. Укучыларның, мәдәният йорты хезмәткәрләренең эчтәлекле, матур чыгышларын тынладык. Сугыш корбаннарын 1 минутлык тынлык белән искә алгач, һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар салынды.