2025 нче елның 6 нчы маенда Сарман муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре арасында Нәбиуллин Рөстәм Рафаэль улы истәлегенә багышланган волейбол буенча ярышлар узды. МБГББУ "Җәлил гимназиясе" командасы да әлеге ярышларда актив катнашты. Турнир җылы дустанә атмосферада узды. Һәр команда югары дәрәҗәдә әзерлек һәм команда рухы күрсәтте.