Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевич Гаджиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров белән берлектә Җәлил бистәсендә сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар. Җирлек активистларына район Башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрендә актив катнашканнары өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.