Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Мостафин авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл, шулай ук ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучы Насыйбуллин Делюс Глус улына һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Делюс Глус улы Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң). Җирлек активистларына район Башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук геройлар истәлеген мәңгеләштерү максатында һәйкәлләр төзүгә салган хезмәтләре өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.