Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында чираттагы бишкөнлек ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев бүләкләделәр. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Үзебезнең тракторлар буенча
1. Наил Кыямов ("Сарман" АФ)
2. Таһир Ногманов ("Җәлил" АФ)
3. Дамир Сәхабетдинов ("Җәлил" АФ)
Чит ил тракторлары буенча
1. Илнур Вәлиев ("Җәлил" АФ)
2. Ринат Илдарханов ("Җәлил" АФ)
3. Галимҗан Гыйльфанов ("Нөркәй" АФ)
Сабан культуралары чәчү буенча
1. Булат Исхаков ("Нөркәй" АФ)
2. Рәмис Гыйбадуллин ("Нөркәй" АФ)
3. Илнур Галимов ("Җәлил" АФ)
Шикәр чөгендере чәчү буенча
1. Тәлгать Ибраһимов ("Нөркәй" АФ)
2. Руслан Миңнемөхәммәтов ("Нөркәй" АФ)
3. Фәнис Гарипов ("Нөркәй" АФ)