Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаша. Делегация составында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмгун Динмөхәммәтов, махсус хәрби операциядә катнашучы Айдар Арсланов, һәлак булган хәрби операциядә катнашучының хатыны Светлана Попова бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International