Илебезнең истәлекле даталар календаре буенча 9 Май аерым урын алып тора. Фашист Германиясен җиңеп чыгу көне бөек илебезнең барлык кешеләренә якын булган иң әһәмиятле, күңелне нечкәрткеч һәм данлы бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Район халкын Җиңү көне белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады. Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Миргаяз улы Рамазанов бәйрәм шатлыгын сарманлылар белән уртаклашты һәм район халкына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен тапшырды. Тантаналар кысаларында район оешмалары бизәгән машиналар парады, бәйрәм колоннасы узды. Үзәк паркта Мәңгелек ут янында митинг булды. Ил азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр һәм веноклар салдылар. Чаралар бәйрәм концерты, спорт уеннары белән дәвам итте. Бәйрәм сәүдәсе, тематик мәйданчыклар эшләде. Теләүчеләр «солдат боткасы» белән сыйландылар.