Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына багышланган "Театр театр буларак" III Бөтенроссия сәхнә сәнгате конкурсына йомгак ясалды. Бу чара илнең мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды, ул патриотизм тәрбияләүдә һәм тарихи хәтерне саклауда театр сәнгатенең әһәмиятен ассызыклады. Әлеге бәйгедә Җәлил гимназиясе "Балачак" театры да катнашты. Җитәкчеләре Афзалова А. М., Шакирова Э. Ф. Алар "Сугыш чоры балалары" әсәрен тәкъдим иттеләр һәм II дәрәҗә дипломант булдылар. Без барлык катнашучыларга иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне котлыйбыз!