Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнаштылар. Тантаналы адымнар белән үттеләр. Бу парад геройларны искә алу гына түгел, үсеп килүче буын өчен патриотлык дәресе дә булды. Фаҗигале вакыйгалар кабатланмасын өчен, үз илеңнең тарихын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Балаларыбыз күңелендә безгә тынычлык бүләк иткәннәргә рәхмәт хисләре яшәсен!