9 Май бәйрәме алдыннан Күтәмәле мәктәбе Бөтенроссия "Солдатка Посылка" патриотик акциясенә кушылды.
Акция махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның рухын күтәрү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Бүген Россия хәрби хезмәткәрләре сугышларда батырлык һәм ныклык күрсәтәләр. Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәреп барган сугышчыларыбызга ярдәм итүгә әз булса да үз өлешләрен керттеләр. Посылка махсус хәрби операциядә катнашучы солдатның әнисенә тапшырылды. Безнең солдатларның әниләре - чын геройлар. Аларның мәхәббәте һәм ярдәме балаларына теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, рухи көч бирә.