Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез

2025 елның 9 мае, җомга

Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Илебездә бу куркыныч афәтне күргән, сугышның эчендә булган ветераннарыбыз калмады дисәк тә була. Алар бик аз. 80 ел - бик күп вакыт. Җиңү көне! Хәтирәләр көне, искә алу көне, нәтиҗәләр ясау көне! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, олы яшьтәге авылдашлар!Күтәмәле мәктәбе Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый. Тыныч тормышыбыз хакына күрсәткән батырлыкларыгыз өчен безнең буын сезнең алда чиксез бурычлыбыз. Сезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International