Бүген Сарман районына эш визиты белән «ТР Главинвестстрой» ДКУ директорының беренче урынбасары Илдар Мирхәйдәр улы Рәшитов килде. Сәфәр барышында аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Илдар Мирхәйдәр улы республика программалары кысаларында төзелеш эшләре алып барыла торган объектларны карады.