#ЭКОВЕСНА республика конкурсының җиденче атнасы башлана һәм ул безнең яраткан хайваннарыбызга багышлана. Атна "Зоозабота"девизы астында узачак.
Эко командасы һәм 1 нче Җәлил мәктәбенең беренче хәрәкәтендә катнашучылар бергәләп хайваннарга ярдәм иттеләр ,эт һәм мәчеләргә азык сатып алдылар, кече туганнарыбыз турында кайгырттылар. Бу безнең ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ хайваннар өчен файдалы нәрсә эшләү өчен менә дигән мөмкинлек.
Акциядә барлык укучылар , укытучылар, ата-аналар һәм хезмәткәрләр катнашты.