Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасында “Мин хәтерлим, мин горурланам!” дигән шигырь укучылар конкурсы узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бәйгенең төп максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Ватанга, Бөек Ватан сугышы геройларына патриотик хисләр тәрбияләү иде. Конкурста 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге 22 бала катнашты. Балалар сугыш турында, солдатлар турында, җиңү турында шигырьләр укыдылар. Бәйгегә барысы да җитди әзерләнделәр: сугыш кайгыларын һәм газапларын шигырьләрдә тапшырырга тырыштылар, искиткеч матур чыгыш ясадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Барлык катнашучыга да дипломнар тапшырылды.