МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең укучылары тыл ветеранын котладылар

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы кысаларында мәгариф бүлегенең "Җиңүнең 80 еллыгына 80 патриотик эш" планын тормышка ашыру йөзеннән, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең "Юнармия " һәм"Беренчеләр хәрәкәте "ндә катнашучылар тыл ветераны Ямалиев Намус Афзалетдин улын Җиңү көне белән котладылар. Алар Намус абыйга .истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Намус абый сугышның авыр еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, тылдагы эше һәм һәр гражданның фашизмны Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International