Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта Татарстан Республикасының мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Акыллы Уеннар» өстәл уеннары буенча уникаль турнир узды. Оештыручы булып «Бала-сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре чыкты. Чара Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, татар телен һәм төбәк халыкларының туган телен саклау һәм үстерү комиссиясе, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы актив ярдәме белән узды.
Безнең балалар бакчасын Хәсәншина Мәрьям һәм Шәкүров Альмир тәкъдим итте.