Олы Нөркәй урта мәктәбендә 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланган класс сәгате узды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Гаилә көне уңаеннан Олы Нөркәй урта мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхәтова Л.Ф. башлангыч мәктәп укучылары өчен искиткеч әңгәмә үткәрде. Балалар гаиләнең үзләре өчен нинди әһәмияткә ия булуы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Бу әңгәмә баланың шәхесен формалаштыруда гаиләнең роле никадәр мөһим булуын күрсәтте. Нәкъ менә гаиләдә балалар мәхәббәт, кайгырту, хөрмәт һәм җаваплылыкка өйрәнә. Гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре киләчәккә ныклы нигез салып, буыннан-буынга тапшырыла. Шулай ук үз кулларыбыз белән котлау открыткалары ясадык, аларда үзебезнең мәхәббәтебезне һәм хөрмәтебезне белдердек . Ахырда шуны әйтәсе килә: гаилә — безнең тормышыбызда иң мөһиме! Бу безне яраткан һәм без ничек бар, шулай кабул иткән урын. Якыннарыгызны саклагыз, бергә үткәргән һәр мизгелнең кадерен белегез һәм гаиләгезнең сезнең иң зур таянычыгыз булуын онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International