Педагоглар балаларга гаиләнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр, «Минем тату гаиләм» һәм «Гаилә ни өчен кирәк» дигән тематик әңгәмәләр үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз гаиләләрен ясадылар, “Гаилә Йорты” төзегәннәр, кул эшләрен эшләделәр.