Сарайлы нәниләре гаиләләрен ясадылар

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

💕15 май- Халыкара гаилә көне.

ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты-пар белән, ир канаты-яр белән.

💕ГАИЛӘ- ул җан тынычлыгы таба торган урын.

💕ГАИЛӘ- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.

💕ГАИЛӘ- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.

💞ГАИЛӘ -5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. ГАИЛӘ ул- Әти-Әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер ук фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.

Барыгызны да Халыкара гаилә көне белән кайнар котлыйбыз!

Гаиләләрегезгә иминлек,муллык, татулык,дуслык, ныклы саулык-сәламәтлек телибез!💕

Балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!❤️💖

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International