Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында "Сандугач" 4 нче балалар бакчасында әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар узды. Балалар үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар, яраткан әти – әниләре өчен рәсемнәр ясадылар, барлык төркемнәрдә тематик дәресләр, «әни, әти, мин-тату гаилә»темасына әңгәмәләр үткәрелде. Гаилә-безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме. Бу кыенлыклардан коткаручы ныгытма, терәк һәм таяныч, җылылык, рәхәтлек һәм тынычлык бүләк итә. Һәм һәркем шуны истә тотарга тиеш!