""Кече группада тузганак көне"". Без балалар белән тузганакның нәрсә булуы, аның кайда үсүе турында мавыктыргыч әңгәмәдән башладык. Аның тормышы, сары чәчәктән йомшак орлык фонтанына әверелүе турында белделәр.сары төсне хәтергә беркеттеләр. Аннары матур букет - композиция төзеделәр. Төшке аштан соң иҗади остаханә оештырдылар, анда балалар үзләренең тузганакларын ясадылар. Тузганак көне язның чын бәйрәменә әверелде!