«Экояз - 2025» республика бәйгесенең җиденче атнасы дәвам итә. Ул «Зоокайгырту» исеме астында уза. Бу атна безнең яраткан хайваннарыбызга багышлана. Безнең «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бу атнада актив катнашалар - хайваннарга карата кайгыртучанлык, хөрмәт һәм ярату күрсәтәләр.
Бу атнаның девизы итеп Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» китабындагы атаклы җөмләне кулланырга була: «Без кулга ияләштерелгәннәр өчен җаваплы». Ул бу атнаның мөһимлеген бик яхшы чагылдыра.