Кадерле дуслар!
Бүген 15 май гаилә көне! 👨👩👧
Барыгызны да шушы җылы, матур, тирән мәгънәле көн белән котлыйбыз!
Җир йөзендә бәхетле һәм дус гаиләдән дә көчлерәк берни юк.Бу-яңа тормыш башы да, гүзәл нәселнең дәвамы да, гореф-гадәтләрне олылау да. Гаилә-ул кеше үзе булдыра алган иң зур бәхет.
Сезгә зур гаилә бәхете, җан тынычлыгы, мәхәббәт, наз, кайгыртучанлык һәм игътибар телибез. Бер-берегезгә карата булган җылы хисләр беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен, бер-берегезне саклагыз, яклагыз һәм бәхетле булыгыз!🌺