"Җәлил гимназиясе" укучылары һәм укытучылары СВО солдатларына ярдәм йөзеннән «Сезне өйдә көтәләр» дигән патриотик акциядә катнашалар. Балалар, инициатива күрсәтеп, тәмле тәм-томнар белән тутырылган тематик янчыклар ясадылар. «Сезне өйдә көтәләр» акциясе яшьләр арасында бер-берсенә карата кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүнең күркәм үрнәге булды. Анда катнашып, укучылар СВО солдатларына теләктәшлек һәм ярдәм итәргә әзер булуларын күрсәтәләр.