Сарман аграр көллияте студентлары Яшь пешекчеләрнең Халыкара турниры финалистлары булдылар

2025 елның 18 мае, якшәмбе

Сарман аграр көллияте студентлары Юныс Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь пешекчеләре халыкара турниры финалистлары булдылар. Юниорлар лигасында катнашу аларга үзләренең кулинар күнекмәләрен һәм креативлыкларын халыкара аренада күрсәтергә мөмкинлек бирде. Анна Лягушкина, Айсылу Абүбәкерова һәм Илзәнә Чибиревадан торган көллият командасы "социаль җаваплылык"махсус номинациясендә җиңеп, жюри тарафыннан танылу яулады. Юныс Әхмәтҗанов исемендәге турнирда катнашу - булачак пешекчеләр карьерасында мөһим адым, ә номинациядә җиңү Сарман аграр көллияте студентларының югары әзерлек дәрәҗәсен раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International