Безнең мәктәптә 9,11 сыйныфлар өчен ата-аналар җыелышы узды.
Мәктәп директоры Л.Р. Газимова 2024-2025 уку елында белем бирү эшчәнлеген оештыруга һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә тукталды. Лилия Рәис кызы ата-аналарга 11 сыйныф укучыларының мәктәп тормышының мөһим этабы бусагасында булуын искәртте. Булачак имтиханнарга әзерлек мәсьәләләре балаларның үзләре һәм укытучылар өчен генә түгел, ә ата-аналар өчен дә актуаль. Җыелышка РФ ЭЭМның Сарман районы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Самойлов Николай Дмитриевич чакырылган иде, ул юлларда куркынычсызлык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турындагы мөһим мәгълүмат белән уртаклашты.