Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Даулы Болын мәйданында киңәшмә үткәрде

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Даулы Болын мәйданында киңәшмә үткәрде, анда район Башкарма комитеты урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты. Җыелучыларны чараны оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча чаралар планы белән таныштырдылар, әзерлекнең контроль сроклары билгеләнде.

Сабантуй 7 июньдә Сарман авылында, 8 июньдә - Җәлил поселыгында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International