Тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхәтова Лилия Фәрит кызы Олы Нөркәй урта мәктәбендә укучылар өчен «Пионер варислары» дигән чара үткәрде. Чара балачактан билгеле булган «Крестики-нолики» уены аналогиясе буенча уздырылды, анда пионер оешмасы белән бәйле сораулар һәм биремнәр бар иде. Балалар уен формасында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның үзенчәлекләре һәм традицияләре турында белделәр, Пионерия законнары белән таныштылар. Биремнәрне бик теләп үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, уйнадылар, хәтта чын пионер ролен дә үтәделәр. Укучылар балалар оешмалары эшләгән төрле елларда Ватанга тугрылык, тарихи хәтерне саклау, хезмәткә хөрмәт һәм танып-белүгә омтылыш кебек төшенчәләр төп кыйммәтләр булган һәм булып кала дигән нәтиҗә ясадылар.