17-19 май көннәрендә туган (рус булмаган) мәктәп укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 2 укучы катнашты. Олимпиада йомгаклары буенча Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Алсу (укытучысы Габдрахманова Гөлназ Раситовна) һәм Урматова Медея ( укытучысы Хөсәенова Венера Рафиз кызы) призерлар булдылар. Молодцы! Котлыйбыз!