Бу мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Команда әгъзаларын спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге биләп алды.Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Спорт мәйданчыгында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Барысы да бәхетле иде! Ярышлар азагында йомгак ясалды.