Быел апрель аенда Күтәмәле мәктәбе укучылары ел саен уздырыла торган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар.

2025 елның 16 мае, җомга

Быел апрель аенда Күтәмәле мәктәбе укучылары ел саен уздырыла торган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар. Мәктәп яны территориясендә балалар укытучылар  белән берлектә 80 җимеш куагы утырттылар. Ләкин куак утырту - эшнең бер кечкенә өлеше генә. Утырткан куакларны ел әйләнәсендә җентекләп карау таләп ителә. Куакларның эсседә корымыйча тамыр җибәрә алуы мөһим. Шуңа күрә балалар  куакларга су сибәләр, чүп үләннәрен утыйлар һәм җирне йомшарталар, тамыр яны түгәрәкләре ясыйлар. 
Укучылар да, укытучылар  да берничә елдан бу куаклар үсеп, зур матур бакча барлыкка китерәчәгенә ышаналар. Һәм бу хәтер бакчасын күргән һәркем үз гомерләре бәрабәренә безне фашизмнан коткарган, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган  бабаларыбызның ничек батырларча сугышканнарын искә төшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International