Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, халкыбызның милли традицияләрен яшь буынга да җиткерү, гореф-гадәтләр аша туган телебезгә мәхәббәт хисләре уяту максатыннан төрледән-төрле чаралар оештырылып тора. Шундый чараларның берсе бүген Сарман гимназиясендә "Аулак-өй көрәш" исеме астында узды.Сарман авылының дүрт балалар бакчасы әлеге төбәк-ара бәйгесендә көч сынашты. Командалар үзләре белән таныштырдылар, Г.Тукай әсәрләреннән алынган рәсемнәрне пазл итеп төзеделәр, йола күренеше сәхнәләштерделәр, «Йөзек салыш» уенының биремнәрен үтәделәр. “Сандугач” балалар бакчасының “”Өмәчеләр” командасы жюри әгъзаларына бик тә эчтәлекле, күңелле “Орчык өмәсен” күрсәтте. Бәйгене йомгаклап ,барлык бакча балалары бергә «Туган тел» җырын башкардылар. Барлык биремнәрне уңышлы гына үтәп чыгып, “Сандугач” балалар бакчасы “Милли мирасны саклаучылар” номинациясендә җиңү яуладылар.