Бүген «Сарман гимназиясе» базасында «Аулак өй – көрәш» төбәкара бәйгенең зона ярышлары узды. Бәйгенең төп максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарларның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасындагы узган бәйгедә Сарман авылының дүрт балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командалары катнашты. Командалар үзләрен матур итеп тәкъдим итергә, «Габдулла Тукай иҗаты» темасына пазл җыярга һәм әкиятне сөйләргә, йоланы сәхнәләштерергә, «Йөзек салыш» уены биремнәрен үтәргә тиеш иде. Барлык командалар да яхшы әзерләнеп килгәннәр һәм үзләрен, булган белемнәрен күрсәттеләр.
Безнең балалар бакчасы командасы «Тапкырлар һәм зирәкләр» номинациясендә җиңүче булды.