Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары регионара "Аулак өй - көрәш" бәйгесенең зона этабында катнаштылар

2025 елның 20 мае, сишәмбе
Бүген Азалак төп гомуми белем бирү укучылары, укытучылары Шафигуллина Г.Ф. һәм Галимзянова Г.Р. җитәкчелегендә регионара “Аулак өй – көрәш” бәйгесенең зона этабында катнаштылар. Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Журналистлар берлеге тарафыннан оештырылган әлеге проект халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, татар әдәбияты классикларын уку максатыннан үткәрелде. Чараны проектның авторы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, С.М. Җиһаншина алып барды. Укучылар Габдулла Тукай әсәрләре буенча төзелгән төрле биремнәр үтәделәр, йола күрсәттеләр, йөзек салыш уеннарын оста башкардылар һәм "Иң тырышлар командасы" номинациясендә дипломга лаек булдылар. Укучыларны әзерләүче укытучыларыбыз Шафигуллина Г.Ф. һәм Галимзянова Г.Р. дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International