"Аулак өй - көрәш" регионара бәйгесенең зона этабында 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы «Музыкаль команда» номинациясендә җиңүче булды

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Сарман гимназиясендә регионара "Аулак өй - көрәш" бәйгесенең зона этабы узды. Проект «Бөтендонья татар конгрессы» төбәкара ижтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырылды. Милли мирасны баету һәм популярлаштыру, үзенчәлекле татар мәдәниятен саклау максаты белән әлеге бәйгедә  Сарманның 4 балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар алдында зур сынаулар куелган иде.Балалар Г.Тукай иҗаты буенча белемнәрен сынадылар. 

Безнең бакчадан мәктәпкә әзерлек төркеменнән "Кояшкай" командасы  балалары "Музыкаль команда" номинациясендә җиңү яулады.   Аларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Тагы да зур уңышларга ирешүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International