Сарман гимназиясендә “Аулак өй - көрәш” әдәби бәйгесе узды

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

  20 нче май көнне Сарман гимназиясендә “Аулак өй – көрәш” әдәби бәйгенең зона ярышы узды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Журналистлар берлеге тарафыннан оештырылган әлеге проект халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, татар әдәбияты классикларын уку максатыннан үткәрелә. Бәйгедә “Кояшкай”, “Сандугач”, “Лилия”, “Ләйсән” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм Сарман гимназиясе, Сарман урта мәктәбе, Азалак һәм Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Чараны проектның авторы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, С.М. Җиһаншина алып барды. Балалар Г. Тукай әсәрләре буенча төзелгән төрле биремнәр үтәп, йола күрсәтү, йөзек салыш уеннарын оста башкарып, төрле номинациядәге дипломнарга лаек булдылар. Чара татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International