«Безнең яңа укытучыбыз» гранты югары яки урта һөнәри белемле, педагогик стажы өч елдан артмаган 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган белгечләргә исәпләнгән. Ул Татарстан Республикасының яшь педагогларына хезмәт хакына ай саен 10 мең сум өстәмә түләү алырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә Сарман муниципаль районында 4 яшь педагог грант алучылар. 20.05.2024 2024-2025 ел проектлары буенча аларның хисапларын ачыктан-ачык яклау булды. Грант алучылар дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру методларын һәм технологияләрен куллану буенча индивидуаль проектлар буенча хисаплар тәкъдир иттеләр, агымдагы уку елында башкарылган эшләр һәм алдагы елга планнар белән таныштырдылар. Талантлы яшь укытучыларыбызга сәламәтлек, көч, иҗади илһам телибез!