Районда чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында чираттагы бишкөнлек ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев бүләкләделәр.

Урыннар түбәндәгечә бүленде: үзебезнең тракторларга

1. Мөдәрис Дәүләтбаев («Нөркәй» АФ)

2. Юрий Самарин («Сарман» АФ)

3. Илфат Мөхлисуллин («Сарман» АФ)

чит ил тракторлары буенча

1. Рәфыйк Фәйзрахманов («Җәлил» АФ)

2. Рәсим Сәлахов («Сарман» АФ)

3. Павел Иванов («Җәлил» АФ)

сабан культуралары чәчү буенча

1. Раил Миңнемөхәммәтов («Нөркәй» АФ)

2. Булат Исхаков («Нөркәй» АФ)

3. Рәмис Гыйбадуллин («Нөркәй» АФ)

шикәр чөгендере чәчү буенча

1. Тәлгать Ибраһимов («Нөркәй» АФ)

2. Фәнүс Фәрәхетдинов («Җәлил» АФ)

3. Зөфәр Гыймадиев ("Җәлил" АФ)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International