Бүген Сарман авылында Юнысов Ренат Нух улы белән хушлашу чарасы узды. Юнысов Ренат Нух улы 1967 елның 31 июлендә Татарстан Республикасының Сарман районы Дусым авылында туа.
1985-1987 елларда Украина территориясендәге Котовск шәһәрендә Кораллы Көчләр сафларында срочная хезмәт үтә.
2014 елдан 2025 елның апреленә кадәр Яр Чаллы шәһәренең «БОЛГАРПИВО» оешмасында сакчы булып эшләгән.
Махсус хәрби операция зонасына контракт буенча 14.04.2025 елда киткән.
Мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлеге өлкән атучысы кече сержант Юнысов Ренат Нухович 02.05.2025 елда «СЛАВЯНОСЕРБСК үзәк район хастаханәсе» ндә Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә вафат булды. Үлем хәрби хезмәтне үтәү чорында, хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле рәвештә була.
Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.