Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар! Сезне чын күңелдән уку елы тәмамлану, соңгы шалтырату бәйрәме белән котлыйм!
Соңгы мәктәп кыңгыравы-чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч мизгел, ул балачакның тәмамлануын һәм зур мөстәкыйль юлның башлануын билгели.
Сез барыгыз да, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, мөстәкыйль, олы тормыш алдында торасыз. Алда-һөнәр сайларга һәм киләчәк язмышыңны билгеләргә кирәк булган җаваплы вакыт. Һәрберегез үз максатына ирешерлек юл таба алыр дип ышанам. Сезгә зур өметләр багланган, чөнки безнең районның һәм илебезнең киләчәге нәкъ менә сезгә бәйле. Без һәрвакыт сезнең янда, без сезгә ярдәм итәбез, уңышларыгызга һәм казанышларыгызга шатланабыз.
Бу көнне укытучыларга, педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Сез белем генә бирмисез, илнең киләчәген формалаштырасыз. Намуслы, фидакарь хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Соңгы шалтырату бәйрәме ата-аналарда да аеруча шатлык һәм дулкынлану уята. Балаларның уңышлары сезгә мәхәббәт, кайгырту һәм сабырлык өчен бүләк булсын.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә уңышлар, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам һәм уңышлар телим! Хәерле юл!