«Экояз -2025» республика бәйгесенең соңгы атнасы тәмамланды. Ул «Чиста су» девизы астында узды һәм яр буе территорияләрен чистартуга багышланган иде. «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйгедә актив катнаштылар һәм елга ярларын җыештырдылар.
Елга ярларын вакытында чистарту- суның пычрануын һәм аның сыйфаты начараюын кисәтә. Һәм бу бик игелекле эш.