22 нче майда "Җәлил гимназиясе"ндә гомуми мәктәп линейкасы узды, анда узып баручы уку елына йомгак ясалды. Укучылар конкурсларда, конференцияләрдә, спорт ярышларында катнашканнары өчен грамоталар һәм дипломнар алдылар.