Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды. «Соңгы кыңгырау» - бер үк вакытта моңсу да, шатлыклы да бәйрәм. Башлангыч мәктәп өчен бу яңа баскычка күчү, ә чыгарылыш укучылары өчен-балачак белән хушлашу!
9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар үзләренең укытучыларына яхшы сүзләр, музыка һәм бию номерлары бүләк иттеләр. Шатлык һәм дулкынландыргыч тантана мизгелләре белән тулган бәйрәм рухы җыелган һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. Бу бәйрәм мәңгегә якты һәм шатлыклы истәлек булып калсын!
Без укучыларыбызга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, чиста күк йөзе, якты кояш, яхшы кәеф телибез!