Районда чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

2025 елның 24 мае, шимбә

Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында чираттагы бишкөнлек ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Аларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев бүләкләделәр.

Урыннар түбәндәгечә бүленде: Үзебезнең тракторлар буенча

1. Мөдәрис Дәүләтбаев ("Нөркәй" АФ)

2. Айрат Шәйдуллин ("Җәлил" АФ)

3. Азгать Харисов ("Җәлил" АФ)

Чит ил тракторлары буенча

1. Айдар Кәрамов ("Җәлил" АФ)

2. Ринат Илдарханов («Сарман " АФ)

3. Рәфыйк Фәйзрахманов ("Җәлил" АФ)

Сабан культуралары чәчү буенча

1. Булат Исхаков ("Нөркәй" АФ)

2. Рамил Галиев ("Сарман" АФ)

3. Дамир Гайнуллин («Сарман " АФ)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International